16+

Казанда баянчылар һәм аккордеончылар бәйгесе уза

17-19 февральдә Казан музыка көллиятендә баянда һәм аккордеонда уйнаучылар арасында IV Халыкара "Феерия аккордеона" дигән конкурс узачак.

17-19 февральдә Казан музыка көллиятендә баянда һәм аккордеонда уйнаучылар арасында IV Халыкара "Феерия аккордеона" дигән конкурс узачак.

Аның сәнгать җитәкчесе Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, училищеның клавишлы халык уен кораллары бүлеге мөдире Антон Попов. Фестивальнең максаты: яшьләрнең игътибарын халык уен коралларына, бигрәк тә баян белән аккордеонга тарту. Фестиваль кысаларында концертлар, остаханәләр, конференцияләр үткәрү каралган. Конкурста катнашучылар саны еладан-ел артуы күзәтелә.

Быел Мәскәү, Санкт - Петербург, Төмән, Йошкар - Ола һәм башка шәһәрләрдән киләчәкләр. Конкурс 17 февральдә Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында ачыла. Анда көллиятнең Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры чыгыш ясый. 18 - 19 февральдә яшь музыкантларның чгышын Россия музыка уку йортлары укытучылары һәм танылган музыкантлар бәяли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading