16+

Казанда бер эшсезгә өч эш урыны туры килә

Октябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Казанда 4380 кеше эшсез исәпләнә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Октябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Казанда 4380 кеше эшсез исәпләнә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марат Хәйруллин сүзләренчә, бүгенге көнгә унҗиде мең эш урынына вакансия бар. Шул рәвешле бер эшсезгә өч вакансия туры килә.

- Ел башында, икътисади кризис белән бәйле рәвештә, эшсезләр саны бик күп булыр дип борчылган идек. Әмма без эшсезләр санын, узган елгы белән чагыштырганда, ­киметүгә ирештек. Хезмәт базары тотрыклы, әмма эшлисе эшләр күп әле, - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading