16+

Казанда бер гаилә газ белән агуланган

Хатын-кыз һәм ир-ат "газ белән агулану" беренчел диагнозы белән 7 нче номер шәһәр хастаханәсенә озатыла.

Хатын-кыз һәм ир-ат "газ белән агулану" беренчел диагнозы белән 7 нче номер шәһәр хастаханәсенә озатыла.

14 ноябрьдә Казанның Симонов урамында, 16 күпфатирлы торак йорт фатирында ир-ат һәм хатын-кызның сөрем газы белән агулануы турында коткару хезмәтенә хәбәр керә. 
Хатын-кыз һәм ир-ат "газ белән агулану" беренчел диагнозы белән 7 нче номер шәһәр хастаханәсенә озатыла.
Бу хәлнең сәбәбе ачыклана. 
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кисәтә: иң киң таралган газ чыгу чыганаклары - төзек булмаган газ, май, утын мичләре, башка газ приборлары, бассейннардагы су җылыткычлар һәм автомашина двигательләре. Мичләрдәге ярык, чүп-чар җыелу, саклагыч җиһазы булмаган мич торбалары, шулай ук вентиляция юклыгы  газ исенең торак биналар буйлап таралуына китерергә мөмкин. Халыкның вытяжка, вентилятор урнаштырганда, тиешле таләпләрне бозуы, форточкалар ябык булганда газ җиһазларын куллану да фаҗигага китерә ала. Сак булыгыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading