16+

Казанда бер ир кондукторны тешләгән

Казанда 45 маршрут автобусында сәер хәл булган. Автобуска кергән ир-аттан кондуктор юл өчен түләвен сораган, ә теге исә хатын-кыз исеме язылган юл йөрү документы күрсәткән.

Казанда 45 маршрут автобусында сәер хәл булган. Автобуска кергән ир-аттан кондуктор юл өчен түләвен сораган, ә теге исә хатын-кыз исеме язылган юл йөрү документы күрсәткән.

Ә пассажирларның чит кеше юл йөрү документын куллану хокукы юк. Кондуктор ирдән акча түләвен таләп иткән. Ә ир кеше кондукторга берничә тапкыр суккан  һәм тешләгән дә автобустан чыгып качкан.   
Кондуктор полициягә һөҗүм итүләре турында гариза язган. Хәзер хокук сакчылары теге агрессив ирне эзлиләр.

Ташламалы юл йөрү документы белән йөрүчеләрнең һәр унынчысы ялган документлар белән шәһәр транспортында йөри икән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading