16+

Казанда бер малай мәктәпкә пневматик пистолет белән килгән

Хәзер әлеге фактны полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Хәзер әлеге фактны полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Казанда кече сыйныфларның берсендә укучы малай мәктәпкә пневматик пистолет алып килгән. Бу хакта Mash Iptash telegram-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматлары буенча, 22 апрель көнне бала уку йортына корал белән килгән. Ул сыйныфташлары алдында пистолеты белән мактана башлый. Шулчак балалар янына сыйныф җитәкчесе килә, пистолетны укучы куллыннан алып, бу хакта директорга хәбәр итә.

Мәктәпкә полиция хезмәткәрләре, росгвардиячеләр килә. Малай әлеге коралны урамда табуы турында сөйли. Хәзер әлеге фактны полиция хезмәткәрләре тикшерә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading