16+

Казанда бер пенсионерның фатирында 20дән артык мәче яши

Аның хайваннарга булган мәхәббәтеннән күршеләре зыян күрә. 

Аның хайваннарга булган мәхәббәтеннән күршеләре зыян күрә. 

Күршеләр белән низаг ун ел дәвам итә. Алар берни дә эшли алмый – пенсионер хатын урамдагы йортсыз-хуҗасыз калган һәрбер мәчене өенә ташый. Ул ялгызы гына яши, кызы аны исенә дә төшерми. Кызы әнисен картлар йортына урнаштырырга һәм фатирны чистартып чыгарырга вәгъдә биргән.
Фатирда мәчеләрнең саны ай саен арта бара. Хуҗабикә аларны карамый: мәчеләр теләсә кайда йомышларын йомышлый һәм астагы күршеләр шуннан иза чигә. Алар төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән, әмма бернинди үзгәреш юк. Моның белән бары тик Роспотребнадзор гына көрәшә ала. Алар хайваннар яшәгән фатирга килеп, анда санитария нормаларының үтәлүен тикшерә. Күршеләр шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итә ала. Администрация хуҗаларны беничә кат кисәтергә тиеш һәм, нәтиҗәсе булмаганда, судка мөрәҗәгать итә ала.

Фото: ntv.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading