16+

Казанда бер тәүлек эчендә 4 кеше исле газ белән агуланган

Узган тәүлектә Казанда дүрт кеше исле газ белән агуланып хастаханәгә озатылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Узган тәүлектә Казанда дүрт кеше исле газ белән агуланып хастаханәгә озатылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Кичке сәгать биштә Ботаническая урамындагы фатирда яшәүче ике яшь кешене 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. 1994 елгы ир-ат һәм 1996 елда туган хатын-кызга исле газ белән агулану диагнозы куелган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, аларның фатирында тәрәзәләр ябык булган, газ җылыткычында исә ис тарту җайланмасы төзек булмаган.

Казанның Горький шоссесы урамында яшәүче тагын ике кеше газ белән агулану аркасында зыян күргән. 1957 һәм 1986 елгы ике хатын-кыз агулану диагнозы белән хастаханәгә озатыла. Аларның берсен шунда ук 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсенә озатканнар, хәле авыр дип бәяләнә. Һәлакәтнең сәбәбе дә шул ук - газ җылыткычында ис тарту җайланмасы төзек булмаган.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading