16+

Казанда беренче туристик мобиль торак эшләп чыгарылды

Казанда беренче туристик мобиль торак эшләп чыгарылды, дип яза Казан мэриясе сайты.

Казанда беренче туристик мобиль торак эшләп чыгарылды

Казанда беренче туристик мобиль торак эшләп чыгарылды, дип яза Казан мэриясе сайты.

Универсаль корылма кешеләргә төрле климат һәм ландшафт зоналарында теләсә нинди һава шартларында вакытлыча яшәү өчен яраклаштырылган. Модульда уңайлылыкның «3 йолдыз» дәрәҗәсендә булган дүрт кешелек бүлмәләр һәм кирәк-яраклар бар.

Аны гомуми кулланылышта булган юлларда чикләүләрсез күчерергә мөмкин, урнаштыру урынында ул төзелеш эшләре таләп итми. Урнаштыру вакытында аңа махсус коммуникацияләр тоташтыру кирәк түгел, модуль 25 көнлек автоном режимга ия һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясамый. Аның үзенең энергосистемасы бар, ул кайнар су, җылылык һәм кухня җиһазлары белән даими рәвештә тәэмин ителеп тора.

Фото: realnoevremya.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading