16+

Казанда берничә уку йорты эвакуацияләнгән

Аноним хәбәрләргә караганда, янәсе, учреждениеләргә бомба куелган.

Аноним хәбәрләргә караганда, янәсе, учреждениеләргә бомба куелган.

Казанның берничә уку йортында планнан тыш эвакуация узган. Укучылар хәбәр иткәнчә, билгесез заттан бомба куелуы турында хәбәр килеп ирешкән.

Эвакуация радиомеханика көллиятендә, Энергетика университетында, шулай ук Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узган . Шунысы игътибарга лаек, эвакуацияләүнең сәбәбе бер – учреждениеләргә мина куелган.

Хәзерге вакытта әлеге уку йортларында хокук сакчылары, кинологлар эшли. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading