16+

Казанда "Безнең ишегалды" президент программасы кысаларында 43 ишегалды төзекләндереләчәк

Төзекләндерү буенча план-схемалар программа сайтында бастырылган инде.

Казанда "Безнең ишегалды" президент программасы кысаларында 43 ишегалды төзекләндереләчәк

Төзекләндерү буенча план-схемалар программа сайтында бастырылган инде.

"Безнең ишегалды" программасы республиканың 215 ишегалды планын тәкъдим итте. Казанда "Безнең ишегалды" президент программасы кысаларында 43 ишегалды төзекләндереләчәк. Аның схемасы программа сайтында бастырылган инде.


Казанлылар ишегалдын төзекләндерү вариантлары белән dvor.tatar программасы порталында таныша,  яисә 8 (800) 27-5-2020 телефоны буенча 1 майга кадәр шәрехләрен (комментарийлары) калдыра алалар.


"Шәрехләр кабул ителгәннән соң, без муниципаль берәмлекләргә барлык мөрәҗәгатьләрне тапшырабыз. Аларны җирле проектлаучылар өйрәнә. Әлеге этап бик мөһим - ул безгә халыкның барлык сорауларын исәпкә алуыбызга инанырга мөмкинлек бирә, ә бу программаның өстенлеге. Әгәр дә без бер үк үтенеч буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр күрәбез икән, без план-схеманы эшкә кире кайтарабыз һәм программа принципларына туры килсә, тиешле үзгәрешләр кертәбез ", - дип сөйләде Наталия Фишман-Бекмамбетова.
 

Программаны гамәлгә ашыручылар барлык проектларны тикшергәннән соң, ишегалдын төзекләндерү схемасын йорт буенча җаваплы кеше килештерергә тиеш. Шуннан соң гына проектны төзүчеләргә тапшыралар.

Исегезгә төшерәбез, "Безнең ишегалды" программасы 2019 елда ТР президенты тарафыннан расланды. Аңа ишегаллары төзекләндерелмәгән 2014 елда төзелгән йортлар эләгә. Программаны биш ел дәвамында тормышка ашырырга планлаштыралар. 2020 елда бу программага республиканың 215 ишегалды кертелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading