16+

Казанда бүген чаңгы ярышлары уза

Паркта оештырылган чарада 7 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.

Паркта оештырылган чарада 7 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.

Бүген – 2 гыйнварда Казанның Җиңү паркында чаңгы ярышлары узачак. Старт 11.00 сәгатьтә бирелә.

Ярышларда катнашу бушлай һәм махсус сайтта алдан теркәлгән һәр кеше катнаша ала, ди оештыручылар. Дөрес, яшь буенча бераз гына чикләүләр бар – ярышларда 7 яшьтән зуррак балалар һәм өлкәннәр катнашачак. Ярыш дистанциясе – 1 чакрым.

Бүген катнаша алмасагыз, борчылырга кирәкми – ярышларны 12 гыйнварда Горки-Әмәт урманында да үткәрергә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading