16+

Казанда биш катлы йортта газ шартлаган. Анда яшәүчеләрне эвакуациялиләр

Йортта ярыклар барлыкка килде, аның торышын комиссия бәяләячәк.

Казанда биш катлы йортта газ шартлаган. Анда яшәүчеләрне эвакуациялиләр

Йортта ярыклар барлыкка килде, аның торышын комиссия бәяләячәк.

Казанда яшәүче бер ханым биш катлы фатирда газ шартлау аркасында зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Бүген 6.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 112 Волгоград урамы буенча урнашкан 19нчы номерлы биш катлы торак йортта газ шартлавы турында хәбәр килде.

Урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре чыкты. Фатирларның берсендә көнкүреш газы шартлавы ачыкланды.

Фатир хуҗасы зыян күргән.

Йортта ярыклар барлыкка килде, аның торышын комиссия бәяләячәк.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading