16+

Казанда битлек кигән ир-ат пенсионер әбигә һөҗүм иткән һәм аның букчасын талап алган

Урамда урнаштырылган видеокүзәтү камералары һөҗүм итүченең подъезд ишеге төбендә олы яшьтәге хатынны җиргә егып, аның букчасын тартып алуын һәм шуннан соң качып китүен теркәгән. Бу хакта ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда битлек кигән ир-ат пенсионер әбигә һөҗүм иткән һәм аның букчасын талап алган

Урамда урнаштырылган видеокүзәтү камералары һөҗүм итүченең подъезд ишеге төбендә олы яшьтәге хатынны җиргә егып, аның букчасын тартып алуын һәм шуннан соң качып китүен теркәгән. Бу хакта ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китерелгән матди зыянның гомум суммасы - 6 мең сумнан артык тәшкил итә. 
Видеокүзәтү камераларындагы язмаларны караган вакытта, полициянең участок уполномоченные шикләнелүчене таный. Элек ул Фәйзи урамындагы йортларның берсендә кабель урлаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була. Җинаятьченең яшәү урыны буенча килгән полиция хезмәткәрләре аны өендә очратмый. Шуңа күрә шикләнелүчене тоткарлау буенча эзләү эшләре дәвам итә.

Район биләмәсен патрульлек иткән вакытта патруль-пост хезмәткәрләре тасвирлама буенча охшаш ир-атны күреп алалар. Тоткарлаган вакытта әлеге шикләнелүче полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтә.

Булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен 32 яшьлек ир-атны "Гвардейский" полиция бүлегенә китерәләр. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 161 маддәсендә (Талау) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, әлеге ир-атка карата РФ административ хокук бозу буенча Кодексының 6.3 маддәсендәге 2 өлеше буенча "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозу", шул ук кодекстагы 19 маддәсендәге 3 өлеше, ягьни."Полиция хезмәткәренең законлы таләбе буйсынмау" буенча админстратив беркетмә төзелә. Шикләнелүчегә карата административ кулга алу рәвешендә җәза  билгеләнә.

                                                                                                                                                                    Фото: 16.мвд.рф

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading