16+

Казанда борынгы биналар яңартыла

Татарстан башкаласындагы 563 бина һәм корылма мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Шуланың 119ы - федераль, 376сы - төбәк һәм 68е җирле әһәмияттәгеләр.

Казанда борынгы биналар яңартыла

Татарстан башкаласындагы 563 бина һәм корылма мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Шуланың 119ы - федераль, 376сы - төбәк һәм 68е җирле әһәмияттәгеләр.

- Казанда узган ел тагын 10 бина мәдәни мирас реестрына теркәлде,-диде Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Республика бюджеты, шулай ук шәхси иганәчеләр хисабына Шамил йорты(Тукай урамы,74) төзекләндерелде. Әлеге йорт архитекторлар Г.Руш белән Ф.Амлонг проекты буенча XIXнчы гасыр азагында төзелгән. Яңартылган С.Лисицин-В.Емелин йортының (Пушкин урамы,10) флигелендә, заманында, мәшһүр җырчы Федор Шаляпин туган. Ленин бакчасындагы архитектор Ф.Гаврилов сызымнары буенча 1924 елда төзелгән баскыч икенче сулыш алды. Казан университетының 2нче корпусы янындагы тауга ясалган бу баскыч бетон сырлары гына түгел, ә чын мәгънәсендә архитектура әсәре. Архитектор К. Олешкевич проектына нигезләнеп 1908 елда сафка бастырылган Шамов сырхауханәсе (Калинин урамы,5/24) яңартылды. Иганәче тарафыннан Бикмухаметов йорты (Мәрҗани урамы,10) төзекләндерелеп, ресторан сыйфатында файдалануга тапшырылды.
 
- Архитектрор Р.Аитов әзерләгән сызымнар буенча Мәрҗани урамы,12 адресындагы йорт кабаттан торгызылачак. Ул йорт мәдәни мирас һәйкәле түгел, ләкин, кварталның тарихи йөзен торгызганда, аерылгысыз бер өлеш булып тора,-диде Татьяна Прокофьева.

Профсоюзлар урамындагы “Икмәк базары” (“Хлебный базар”) комплексын һәм сәүдәгәр Курманаев кибетләре рәтен төзү-төзекләндерү дәвам итә. Ул 1961 елда Чернышевский урамындагы “Спутник” кинотеатры итеп үзгәртелгән булган.

Татьяна Прокофьева әйткәнчә, Казан Изге ана соборын торгызу - иң колачлы проектларның берсе. Эшләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендәге Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фонды, Казан епархиясе һәм митрополит Феофан белән тыгыз хезмәттәшлектә, башкара. Гыйбадәтханәне ачу 2020 елга билгеләнгән.

Узган ел П.Сомов йортының (Маяковский урамы,26) һәм Меховщиклар урамы,2 адресы буенча урнашкан торак йортның тарихи мирас әһәмиятенә ия булуы ачыкланган.
Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, тарихи биналарны төзекләндерүдә Татарстан Президентының зур ярдәм күрсәтүен искәртеп үтте.
 - Башкарып чыгып булмас кебек тоелган Фукс йорты төзекләндерелде. Элеккеге “Спутник” кинотеатры бинасы төзекләндерү эшләре кабат җанланды. Казандагы тарихи биналарны торгызу-төзекләндерү алга таба да дәвам итәчәк, - диде мэр.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading