16+

Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза

Америка, Бөекбритания, Германия, Казахстан һәм Төркиядән яшьләр оешмалары Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашачак

Америка, Бөекбритания, Германия, Казахстан һәм Төркиядән яшьләр оешмалары Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашачак

28-30 августта Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумының киңәйтелгән утырышы узачак. Утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасы әгъзалары — Россиянең 25 төбәгеннән һәм Татарстаннан 70 делегат, шулай ук Америка, Бөекбритания, Германия, Казахстан һәм Төркиядән  яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнаша. Әлеге җыен пандемия шартларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының беренче тапкыр офлайн очрашуы булачак. Оешманың Уставында күрсәтелгәнчә, форум ике елга бер тапкыр җыела. Аннан алдагы форум 2018 елда үтте.

Форумның киңәйтелгән утырышы IT-паркта оештырыла. Утырыш барышында Татарстанда һәм төбәкләрдә уңышлы эшләп килүче татар яшьләре проектлары тәкъдим ителәчәк. Алар турында әлеге проектларны тормышка ашыручылар сөйли.

Моннан тыш, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасы әгъзалары өчен ике көн дәвамында белем бирү форумы да оештырыла. Форумның икенче көнендә белем бирү программасы дәвам итә. Шура әгъзалары “Печән базары” фестивале кысаларында узучы “Ачык университет” лекториенда катнашачак.
Кичен алар мәдәни программа кысаларында Кабан күлендә йөзмә сәхнәдә концерт карый ала. 30 августта Бөтендөнья татар яшьләре Форумы Шурасы әгъзалары Татарстан республикасы көненә багышланган бөтен чараларда да катнаша алачак. Бу көнне Казан үзәгендә “Печән базары” фестивале, “Уйнагыз, гармуннар!” республика халык иҗаты бәйрәме, TatCultFest заманча татар музыкасы шәһәр фестивале уза.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading