16+

Казанда булачак «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең утырышына Равил хәзрәт Гайнетдин дә килә

25-28 май көнәрендә Казанда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы уза.

25-28 май көнәрендә Казанда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы уза.

Чара дәвамында Якын һәм Урта Көнчыгышның утызлап иленнән килгән сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, абруйлы дин әһелләре, илләрнең экс-башлыклары, эшмәкәрләр, Россия экспертлары белән берлектә, халыкара мөнәсәбәтләр, шул исәптән экстремизмга каршы көрәштәге проблемалар турында фикер алышачак, аларны хәл итү юлларын эзләячәк. Россиянең дөньядагы вазгыять контекстында мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлеге перспективалары турында сөйләшәчәкләр. Утырышта Россия ягыннан илнең тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Россиянең тышкы эшләр министрлыгы илчесе Константин Шувалов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов, Россия мөфтиләр советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең катнашуы көтелә.

Татарстан Россиянең иң алга киткән төбәкләреннән санала. Ул конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә алып барган эшчәнлеге белән башкаларга үрнәк булып тора.
Исегезгә төшерәбез: стратегик караш төркеме 2006 елда оешкан. 2014 елда Россия президенты Владимир Путин төркемнең җитәкчесе вазифасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка йөкләде. Төркемнең беренче утырышы узган елны узды. Аның эшендә Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Ийяд Амин Мадани, ислам илләренең дәүләт һәм дин эшлеклеләре катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading