16+

Казанда буран аркасында 9 баллы бөкеләр

Бүген Казанда тагын буран.

Бүген Казанда тагын буран.

Инде иртүк “Яндекс” сервисы башкалада 9 баллы бөкеләр булуын күрсәтә иде. Шәһәргә керү юллары – Көек, Юдино, Усад бистәләре, Горький шоссесы урамнарында машина хәрәкәте авырлашкан.

Моннан тыш, Танк боҗрасы, Оренбург, Мамадыш, Себер трактлары, Җиңү проспекты, Г.Кутуй, Н.Ершов, Родина, Космонавтлар, Фучик, Габишев, Чуйков, Гвардия, Тынычлык, Восстание, Зорге, Копылов урамнарында да бөкеләр хасил булган.

“Яндекс”та күренгәнчә, Казанда инде 9 юл һәлакәте булган. Юлларда сак йөрегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading