16+

Казанда чит ил машинасы КамАЗ астына килеп кергән

Авария Тихорецкая урамында була.

Казанда чит ил машинасы КамАЗ астына килеп кергән

Авария Тихорецкая урамында була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Chevrolet автомобиле йөртүчесе предприятие территориясеннән чыгып бара булган. Аның күз күремен узгынчы йөк машиналары каплый, нәтиҗәдә, ул каршы килүче чүп ташучы машинаны күрми һәм аңа килеп бәрелә. Моның нәтиҗәсендә чит ил машинасы "КамАЗ" прицепы астына килеп керә. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсенә кешеләрнең берсе дә зыян күрмәгән.

Казан юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading