16+

Казанда чит ил студентларын үзизоляциягә җибәрәчәкләр

Казан федераль университетында белем алучы чит ил студентларын мәҗбүри үзизоляциягә җибәрәләр, ул 14 көн дәвам итәчәк, дип хәбәр итте ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Казан федераль университетында белем алучы чит ил студентларын мәҗбүри үзизоляциягә җибәрәләр, ул 14 көн дәвам итәчәк, дип хәбәр итте ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Үзизоляцияләү турындагы методик тәкъдим Роспотребнадзор тарафыннан расланды. Чит илләрдән килгән барлык яшьләр коронавируска мәҗбүри тест ясатачак.

Студентлар үзизоляцияләүне өйдә уздырырга хокуклы - "әгәр мөмкин булса". Ләкин андый мөмкинлек булмаса, обсерваторда бүлмә биреләчәк. КФУ студентлары өчен обсерватор марттан майга кадәр кулланылган иде, дип өстәде Авдонина. Бүген бу тәртип шулай ук гамәлдә- "бу норматив яктан каралган".

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading