16+

Казанда чүп контейнерларына датчик урнаштырмакчылар

Махсус приборлар контейнерларның тулганлыгын хәбәр итәчәк.

Махсус приборлар контейнерларның тулганлыгын хәбәр итәчәк.

“ПЖКХ” идарәче компаниясе” җәмгыяте генераль директоры Сергей Богатов калдыклар белән эш итүнең тулы циклы өчен инфраструктура төзү инвестиция программасы турында сөйләгән. Программа чүпне аеруны һәм эшкәртүне дә, шулай ук күмү урыннарына чыгаруны да күздә тота, дип яза РБК.

Аның нигезендә Казанда, Алексеевск, Югары Ослан һәм Арча районнарында дүрт экотехнопарк төзү каралган. Экотехнопарклар чүпне аеру станцияләрен һәм эшкәртү производстволарын үз эченә алачак.

Шулай ук шәһәрдә һәр чүп контейнеры датчиклар белән җиһазланган булырга тиеш, диелә. Алар мәйданчыкларда чүп савытлары шыгрым тулган очракта калдыкларны кичекмәстән чыгарырга кирәклеген хәбәр итәчәк.

Инвестиция программасын тормышка ашыру өчен 4 млрд сум таләп ителәчәк. Проектны 2020 елда якларга планлаштыралар.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading