16+

Казанда чыгарылыш укучыларының ата-аналары бердәм дәүләт имтиханы биреп карый ала

«Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» Бөтенроссия чарасы үтә.

«Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» Бөтенроссия чарасы үтә.

7-нче февраль көнне Татарстанда «Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» Бөтенроссия чарасы үтә. Казанда акция 116-нчы номерлы лицейда үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу көнне ата-аналар балаларның имтихан бирү мөмкинлекләрен үзләрендә сынап карый алачаклар. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов та рус теленнән дәүләт имтиханын тапшырачак. Имтихан 30 минут дәвам итә.

Акциянең максаты - ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның барлык процедураларын ачыктан-ачык күрсәтү. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

"Татар-информ"


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading