16+

Казанда чыккан янгын бер ир-атның гомерен өзгән (ФОТО)

Казанның Совет районында Царицино бистәсендә "Рассвет" бакчачылык ширкәтендә янгын булган. Янгын турындагы хәбәр бердәм 112 коткару хезмәтенә 00.54 минутта җиткерелгән. Урынга 6 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бригадасы, газ, электр челтәре, медицина хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре килгән.

Бакчачылык ширкәтенең 65 нче кишәрлеге йортында кеше булырга тиешлеген күршеләре җиткергән. Ике берәр катлы бакча йортын бу вакытта янгын урап алган була. Гомуми янган мәйдан 54 квадрат метр тәшкил итә.

Янгын калдыкларын аралаганда 60 яшьлек ир-атның янган гәүдәсенә тап булганнар. Янгында шулай ук 35 яшьлек ир-ат та зыян күргән, ул Казан хастаханәсенә икенче, өченче дәрәҗәдә пешү җәрәхәтләре белән озатылган, дип хәбәр итә Татар-информ.

Янгынның беренчел сәбәбе - ут белән сак эш итмәү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading