16+

Казанда, Covid-19дан шикләнеп, БДИ тапшыру пункты ябылган

Балалар бүген башка пунктларда имтихан тапшыра.

Казанда, Covid-19дан шикләнеп, БДИ тапшыру пункты ябылган

Балалар бүген башка пунктларда имтихан тапшыра.

Социаль челтәрләрдә Казанның 87 нче мәктәбендә урнашкан бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү пункты ябылган дигән хәбәр таралган. Моның сәбәбен имтихан үткәрүне оештыручыларның берсе коронавирус йоктырган булырга мөмкин дип фаразлыйлар.

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 183 нче гимназиядә рус теле буенча БДИ башланыр алдыннан әлеге хәбәргә аңлатма бирде.

 «87нче мәктәптә 26 июньдә имтихан үткәрү пунктының әгъзасы Сovid-19 вируслы кеше белән контактта булуы мөмкин дип хәбәр иттеләр. Шуңа күрә БДИ бу урында тапшырырга тиешле балалар 3нче гимназиядә, 120 нче һәм 130 нчы мәктәпләрдә тапшыра», — дип аңлатты Рафис Борһанов.

«Штаттан тыш хәл килеп туган очракта шунда ук барлык кирәкле чаралар күрелә. Бу безнең аудиторияләр дә, персонал запасы да бар дигән сүз», — дип билгеләп үтте министр.

«26 июньдә имтихан булмаса да, балалардан башка гына апробация узды. ОРЗ билгеләре булган кеше имтихан кабул итү пункты әгъзалары белән элемтәгә керү очрагы теркәлгән. Шуңа күрә 9 июльгә кадәр бу пунктны яптылар. Әмма балалар бүген башка пунктларда имтихан тапшыра. Вирус барлыгында шикле кешенең Covid-19 га биргән тесты тискәре килүе бүген билгеле булды», — дип өстәмә хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгының урта белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading