16+
#Хикәя 05 апреля 2025, 10:39 Уку өчен 9 минут
2282
0
1

Журналист көндәлегеннән : «Малае анасын сатар дәрәҗәгә җиткән!»

05 апреля 2025, 10:39
2282
0
1
Уку өчен 9 минут

... Редакциябезгә Казанда яшәүче Фаягөл исемле бер әби үзенә ярдәм итүебезне үтенеп шалтыраткан иде.

Журналист көндәлегеннән : «Малае анасын сатар дәрәҗәгә җиткән!»

... Редакциябезгә Казанда яшәүче Фаягөл исемле бер әби үзенә ярдәм итүебезне үтенеп шалтыраткан иде.

Турысын әйтим, җәһәт кенә хәлен белешәм дә борылам, дип ашыгып бардым өенә. Аның ике бүлмәле фатиры беренче катта, йортның почмагында урнашкан булып чыкты. Эчкә керүгә фатирның начар ягы күзгә ташланды. Аралыктагы обойлар, урыны-урыны белән түшәм яныннан аерылып төшкән, юыну бүлмәсендә дә өстән аккан су эзләре күренә. Ишеген дә аның, мөгаен, дымлануны киптерү өчен ачып куйганнардыр... Аскы катта яшәүнең уңайсыз ягы шушы инде: югарыдагы  фатирның берәр торбасы тишелеп су акса, астарак яшәүчеләр өчен дә бәла ул. Көтмәгәндә күпме мәшәкать төшә өстеңә!  Күрәсең, беренче тапкыр гына интектермиләр Фаягөл әбине, чыдар хәле калмаганга шалтыраткандыр да инде ул безгә.   

Өйдәге ямьсезлек өчен уңайсызланыпмы:

– Менә шулай була ул: гаиләдәге икеңнең берсе – карт пенсионер, икенчесе эшкә яраксыз гарип кеше булса!.. Шул обойларны да яңага  алыштыра алмыйбыз бит без! – дип әйтеп куйды хуҗабикә әби. Аннары икенче каттагы күршеләреннән уңмавына зарланып алды да, нишләп мондый фәкыйрьлектә калуын аңлатырга теләгәндәй, үзенең тормышын сөйләргә кереште.

Өлкән яшьтәге кешенең авыр хәлен күрсәк,  һәрберебез дә аңа ярдәм итәргә телибез. Әгәр инде булыша алмасак, һич югында, аның белән сөйләшеп  күңелен күрү теләге туа. Кайвакыт кеше күңелендә җыелган кара болытларны тарату өчен шул да җитә ич. Фаягөл әбине дә мин бүлдермичә тыңладым.

 – Мин үзем тумышым белән Казанныкы түгел, әнинең сеңлесе Әминә апа алып килде мине монда. Ул “Оргсинтез” төзелешендә эшли иде, мине дә шунда урнаштырды. Гади эшче булып инде, штукатур-маляр өйрәнчеге булып йөрдем бер ел. Авыр булса да түз, яңа төзелештә генә фатир алып була, дип аңлатты тутам. Дөрестән дә шулай иде инде ул заманда. Өч ел эшләгәч, кияүгә чыктым. Ирем заводта эшли иде: аны әле чиратка гына яздылар, ә миңа “Жилплощадка”дагы тулай торакта, кечкенә генә булса да, аерым бүлмә биреп куйдылар. Шунда яшәп киттек. Бер елдан улыбыз Фәргать туды. Ул бик тиз үсте: бер яшь дигәндә йөри дә, сөйләшә дә башлады. Шуңа сөенеп күңелле генә яшәп ятканда үзем бәлага юлыктым. Төзелештә носилка белән измә ташыганда өстән башыма таш төште. Нәләт төшкере диген, әйбер күтәреп барган чакта каранып тормыйсың бит ул – нәкъ башка туры килүен әйт инде, ә! Шуннан бернәрсә дә белмим. Мин егылганмын.  Хастаханәдә генә һушыма килдем. Һичбер нәрсәгә төшенә алмый ятам, зиһенемне җыя алмыйм инде. Башым бәйләнгән. Урыннан кузгалмаска, гел кымшанмаска кушты табиб. Баш миең бик нык селкенгән, диде ул. Бер ай ятып чыктым мин анда. Төзәлгән кебек булды инде җәрәхәтем. Яшьлек белән җөйләнгән булган икән башымдагы яра. Картая төшкәч сиздерә башлады ул менә! И, аның сызлаулары... Шуннан чыгып бераз йөрүгә, яңа йорттан бөтен шартлары булган аерым бүлмә бирделәр миңа. Эштә алган травма турында шаулап маташма диделәр инде. Шулай яптылар авызны. Ярар, яңа фатирда тынычланып яши генә башлаган идек, тагын бер бәла китереп бәрде. Иремне төнге сменадан кайтканда ниндидер явызлар кыйнап ташлаган. Икенче көнне иртән аны һушсыз килеш ятканда эшкә баручылар тапкан. Мине төзелештән хастаханәгә алып бардылар. Тәки аңына килмичә китеп барды бахыр...

Фаягөл әби күзләрен сөрткәләп алды. Әмма сүзеннән өзелмәде: бер сөйләргә керешкәч тукталмыйча бәян итте ул тормышын. Әйе, аның күңелен ачып сүз әйтешергә якыны юк. Бүтән кияүгә чыкмаган, малаен ялгызы гына үстергән. Еллар үткән, бергә эшләгән дус-ишләре дә картайганнар инде, килеп йөри алмыйлар янына. Фаягөл әби үзе дә өйдән ерак чыгып йөрергә курка икән.

– Ипи алырга барганда да башым әйләнеп интектерә, егылырмын дип котым оча! – ди ул. Мин аннан җаен туры китереп кенә улы турында да сорадым. Фәргать инде зур яшьтәге ир кеше булырга тиеш бит...

– Улым минем белән менә шушында яши. Төзелеш тресты таралганчы алып өлгердем мин бу зур фатирны. Фәргать үз бүлмәсендә ял итә хәзер. Төнлә йоклый алмый интегә ул – башы авырта! – диде ул.

Әбием гүя улын уятудан куркып тавышын әкренәйтә төште һәм сүзен дәвам итте.

– Ул да бәлага юлыкты бит... Бик акыллы, тәртипле булып үсте балам. Техникумда укып компьютер буенча һөнәр алды. Мәскәү өлкәсенә эшкә китте. Улымны кыйнап җибәрделәр. Явызлар башын нык бәргәләгәннәр – гарип булып кайтты өйгә... Үземнең бәхетем булмады бу тормышта, инде менә балам да уңмады! Эшкә кереп-кереп карады ул, әмма озак йөри алмый инде. Хәле бетә, төнлә йокламый бит, башы белән интегеп чыга. Ял итмәгәч икенче көнне нинди хезмәткәр инде ул! Югыйсә, укыган һөнәрен бик ярата үзе. Шул кимчелеге белән өйләнмәде дә инде. Гаиләне ничек туйдырыйм  мин, ди бит. Әйтеп карадым мин аңа, әйтмәгән кая!.. Менә шулай инде хәзер, төнлә күз дә йоммыйча телевизор карап чыга да, тәмам алҗыгач, көне буе түнеп ята бичаракай. Аның тынычлыгын саклап яшим хәзер мин.

Фаягөл әби шунда, сүзен йомгаклагандай, тынып калды. Мин дә нәрсә әйтергә белмичә бер тын сүзсез тордым. Әбинең кыйссасы телсез итте димме. Язмыш... Кемгә мәрхәмәтле ул, кемгә менә авыр сынаулар гына кора. Нигә шулай гадел түгел икән соң ул? Шунда, гүя уйларымны сизеп, Фаягөл әби:

– Нәрсә, күңелсезме минем тормыш? – дип сорап куйды. Һәм үзе үк җавап биргәндәй итеп өстәде: – Юанышып яшәрдәй якыннарым юк инде минем. Улымның үз хәле хәл. Аны гел борчыйсым да килми...

Фаягөл әби шушы сүзләрне әйткәч кисәк үзгәреп китте.

– Тукта әле, гел онытканмын ич мин!.. – диде ул пышылдауга күчеп. Һәм бармагы белән түшәмгә таба күрсәтеп:

– Безнең тавышны ишетеп, өстәгеләр көмешкә пары җибәрмәсеннәр тагы, пешерүләре бар, нәләт төшкерләре! – диде.

Бусы ни инде тагын? Гаҗәп хәлләр алда булган икән әле... Хуҗабикә әби шыпырт кына:

– Әйдә әле! – диде дә уң яктагы бүлмәгә юнәлде.

Анда исә, кергән уңайда сул якта, иске генә диван тора. Аның өстендә, ниндидер такта кисәкләре һәм иске плащ белән җайлаштырып, куыш сыман нәрсә өеп куелган... Күргәнемә исем китте. Нәрсә соң бу?

Минем сорау бирүемне көтмәде хуҗабикә әби, тагын өлгер генә сөйләргә кереште. Һәм шулай ук пышылдап кына. Әйтерсең бүтән кешегә белгертми торган серен ачты.

– Менә шулай иске-москыдан куыш ясап, шуның эченә кереп, качып йоклыйм мин! Әгәр качмасам – көмешкә сиптереп пешерәләр. Төнлә йоклап китүемне генә көтәләр дә, кайнар пар җибәрәләр. Инде әллә ничә тапкыр пешерделәр... Улым, әйтсәм әйтим инде, менә шушы бәладән котылырга теләп чакырдым бит мин сине: туктасыннар иде алар яманлык кылуларыннан! Инде мин кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем – берсе дә тыңламады! Хәзер бөтен өметем сездә – гәҗиттә генә калды!

Менә сиңа мә, кем әйтмешли... Өстәге фатирдан су акканы күзгә бәреп торса да, Фаягөл әбиебез гел тузга язмаган нәрсәләр сөйли башлады түгелме соң әле? Карт кешеләрнең сәерлекләрен кем генә белми икән? Мин дә менә шундый кешегә юлыктым, бугай. Өстә яшәүчеләр тәмам теңкәсенә тигәннәр, ахры Фаягөл әбинең. Кабат-кабат сөйләде ул үзенә ишелгән бәлане. Әллә инде мине ышандырырга теләргә тырышты...

– Көмешкә сасына түзәрлек түгел! Алар мине, шул агуны иснәтеп, кайнар пары белән пешереп үтермәкче булалар! Кайбер төнне, йоклап китеп сизми калам: кулым шушы куыштан чыгып торса, шуны кызартканчы пешертеп алалар кабахәтләр! – дип зарлануын дәвам итте ул.

Тик менә ничек үтеп керә икән соң ул кайнар көмешкә пары аның фатирына? Түшәм төзек, югыйсә... Әби минем сорауга җавап бирә алмый калды. Шулчак икенче бүлмәдә көчле тавыш ишетелде – анда телевизор кабыздылар, ахры. Табигый, миндә шундук ул бүлмәдәге кеше белән гәпләшеп алу теләге туды. Әмма хуҗабикә тагын көтелмәгән өлгерлек күрсәтте.

– Улым уянды – бар чык инде син! Ят кешене күрсә ул сызлана башлый, аннары аның төне буе башы авырта! – дип, фатир ишеге келәсенә үрелде.

Миңа чыгарга туры килде. Артымнан ишек ябылгач, мин, кая барырга белмәгәндәй, гел аптырап туктап калдым. Нәрсә булды инде бу?

Билгеле, карт кешенең күзләренә әллә ниләр күренәдер. Шуңа сылтап китеп тә барырга булыр иде моннан. Әмма анда эчтә Фәргать бар, аның белән бөтенесен дә ачыкларга булыр иде бит. Тик ни өчендер әби миңа улы белән сөйләшү түгел, күрешеп танышырга да мөмкинлек бирмәде...

Менә шундый табышмак биләде зиһенемне. Нишләргә инде хәзер? Кул селтәргәме? Әмма әле генә чыккан фатир ишеге яныннан китәсе килмәде минем. Ни гаҗәп, әби кызыксыну уятып өлгергән иде миндә. Табышмакны чишәргә кирәк ич! Аннары, өлкән яшьтәге кеше үтенә бит: өстәгеләр көмешкә ясап интектерәләр ди. Шул мәхшәрдән котылырга өметләнеп шалтыраткан безгә. Җитмәсә, чирли үзе, малае да гарипләнгән икән... Тик нидән башларга соң? Бу очракта участковый полиция белән генә йөрергә ярыйдыр, мөгаен.

Һәм мин полиция участогын эзләп киттем. Аны эзләп таптым табуын, әмма анда япь-яшь лейтенант егетне күргәч кәефем бетте. Өр-яңа офицер формасы кигән кичәге студент кына ич бу... Тыңлата аламы инде ул каешланган көмешкәчеләрне!

Әмма ялгышканмын мин. Менә шул яшьлеге белән көтелмәгән эшне башкарып чыкты ул. Кызыксынып китте мин сөйләгәннәр белән. Югыйсә, башта аптырашка төшерде үзе. Өстәле эченнән калын гына журнал тартып чыгарды да, шуны актарып  бер битенә текәлеп карап:

– Фаягөл әби... Исәр ич ул! Төзелештә эшләгәндә аның башы яраланган булган, хәзер шул җәрәхәте аркасында вакыт-вакыт “ычкынып” ала, – диде.

Менә сиңа мә! Әйтәм җирле әби сәеррәк кыланды... Акыллы кеше икенче каттан беренчегә көмешкә пары үтеп керә дип сөйләр идемени!   Минем дә күзләремне ачты егет. Әбинең кыланышлары табышмак түгел ләбаса!

Нишләргә инде хәзер? Бар да аңлашылган кебек булса да, менә шул чирле әбигә кул селтәп китеп барасы да килми. Ул бит бездән ярдәм өмет итә. Ярдәм дигәннән, анысы нидән гыйбәрәт булыр? Өстәге каттагылар көмешкә ясап пешерүдән туктасыннар иде, ди ул...

Бәлки, алары ясамыйдыр да әле кайнар эчемлекне, бәлки бу хәл башы авырткан әбинең күзенә күренәдер... Мин участковый белән дә киңәшләштем.

Яшь кеше туры килүе әйбәт булды дидем. Берәү булса, мөгаен, мине тыңлап та тормас иде – әбинең исәрлеген раслаучы кәгазьләр бар, безгә эш калмаган монда, дип кырт кисәр иде. Ә менә ул минем белән килешеп, монда ачыклык кертергә кирәк дип кызыксынды. Бергә сөйләшеп-киңәшләшеп алгач план да корып куйды өлгер егет.

... Фаягөл әбинең фатиры беренче катта уңайлы урында урнашкан иде – без шуннан файдаландык. Төн уртасы җитүен көттек тә, аның балконына менеп, шунда посып утырдык. Җәйге төн җылы булгач, балкон тәрәзәсе дә, хәтта, балкон ишеге дә ачык тора иде аның. Туктагыз әле, маҗаралы детектив булып чыга түгелме соң бу, диярсез сез. Полиция башкаргач, детектив инде, билгеле. Ә миңа нигә катнашырга идеме? Беләсезме, тәвәккәл егетнең бу гамәлгә үз-үзенә ышанып алынуы шулхәтле көчле тәэсир итте – мин аңа сүзсез иярдем. Чынбарлыкны ачарга телибез ич. Әбине ничек итеп кайнар көмешкә белән пешерүләрен үз күзебез белән күрергә булдык. Өстәгеләр исерткеч эчемлекне төнлә ясый диде бит ул...

Әби сеңеп йоклый иде булса кирәк – өйдә тынлык урнашкан иде. Ишек ярыгыннан аның шалашы гына күренеп тора. Ниһаять, эчтә ишек ачылуга охшаш тавыш ишетелде. Күп тә үтмәде, без күзәткән бүлмәдә шәүлә хасил булды. Минем егет тә аны абайлады, күрәсең – чабышка әзерләнгәндәй тартылып куйды. Һәм әкрен генә балкон ишеген ачты да, эчкә томырылды. Шулхәтле җитез булуына аптырап кына өлгердем. Аның артыннан керсәм ни күрим: участковый бер ир-атның кулыннан эләктереп тә өлгергән иде инде. Тегесенең кулында озын борынлы кечкенә чәйнек һәм стакан иде. Шунда көмешкә исе борынны кытыклап узды...

Бар да аңлашылды. Менә шушы кеше кайнар чәйнек күтәреп пар белән пешерә икән бит бичараны. Һәм стаканыннан көмешкә исе дә чыга бүлмәгә. Менә кем агулый икән бит Фаягөл әбине! Әйткәннәре хак икән, ләбаса!

Шунда лейтенант:

– Әйдә әле! – дип тегене кухня ягына алып чыгып китте. Мин дә алар артыннан иярдем.  

Карышып тормады угры. Кулыннан эләктергәч нишләсен! Барын да сөйләп бирде ул. Ничек монда үтеп керүенә аптырыйсы юк – Фаягөл әбинең үзенең малае булып чыкты ул. Менә шул бәндә, оста гына итеп, үзенең әнисен псих-авыруга сабыштырырга теләгән. Фаягөл әбине хастаханәгә салгач фатирын бер бүлмәлегә алыштырырга ниятләгән. Аермага тигән акчасы хаҗәт икән аңа! Бурычын түләргә шулай акча юнәтмәкче булган ул. Фатир алыштырып сатарга мәҗбүр итәрдәй нинди бурыч соң ул, дип сорарга җыенган идем дә, шулчак хуҗабикә әби бүлмәгә атылып килеп керде һәм ашыга-кабалана:

– Улым, әйт син аларга! Өстәгеләр шулай көмешкә ясап пешереп бетерделәр бит инде мине! Миңа гына ышанмыйлар алар – син дә әйт әле

шуны! – диде керә-керүгә.

Фаягөл әби дә бөтенләй ачылып сөйләргә мәҗбүр булды. Икенче каттагылар чыннан да, берара зәм-зәм суы ясап сату итеп ятканнар. Чыннан да аларның ике кызы бар. Һәм аларның яхшы ният белән йөрүчеләрдән түгеллекләрен дә дөрес чамалаган әбиебез. Менә шул эчкечеләр гаиләсе белән үзенең малае бәйләнә күрмәсен дип бик курыккан ул. Белмәссең, өйләнмәгән яшь ирне сихерләп тә куюлары бар ич... Аралары ерагайсын өчен, аларны көмешкә ясаучы дип, бу йорттан кудыртырга уйлап йөри икән ул. Пешкән куллары белән дәлилләп коммуналь кантор сукмагын да байтак таптаган булган инде үҗәт әби.

Теләге шулай беркатлы тоелса да, ана йөрәге ялгышмаган. Өстә яшәүче кызлар белән бәйләнеп бозылган да инде улы. Әйе, баткаклыкка баткан – әфьюн белән тәмам агуланган ул. Теге кызлар көмешкә эчүдән узганнар  – наркоманнар икән инде алары. Башы авырта торган Фәргатьне дә, җаен табып, өйрәткәннәр шул әшәкелеккә. Һәм тегесе бурычка баткан да инде. Әҗәткә алган әфьюн өчен түләргә башка чыганак күрмәгән ул...

Малае анасын сатар дәрәҗәгә җиткән!? Беләсезме бу вакыйга ни сәбәпле истән китми минем?  Юк, Фәргатьнең үз анасын исәргә сабыштырып, аның фатирын сатарга җыенуы гына түгел. Әйтәсе дә юк, акылга сыймаслык хәл бу. Әмма моңа охшаш бозыклыкларны, газетада эшләгән соңгы елларда, күп күрдем инде мин. Туган тиешле кешеләр арасында, байлык-мөлкәт бүлешә алмыйча, нинди генә җәнҗаллар чыкмый хәзер! ”Король Лир” авторы атаклы Шекспир әфәнде дә, исән булса, телсез калыр иде, билләһи!

Фәргать менә үзенең әнисен исәр дип танытмакчы булган. Шул ук вакытта анасы нишли? Үзен кайнар көмешкә белән пешерүдә өстәгеләрне гаепли. Һаман улын яклый, үзенчә тапкырлык күрсәтеп ничек тә аны яманнардан сакламакчы була ул. Ана йөрәге! Аннан да тугры кеше бар микән бу дөньяда? Моңа сокланмый мөмкин түгел.

... Ә Фаягөл әбинең теләге үтәлергә дә мөмкин. Һәрхәлдә, икенче каттагы наркоманнар белән полиция участогы егете шөгыльләнәчәк. Әфьюн тарату көмешкә сату гына түгел инде.     

Ильяс САЛИХҖАН

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading