16+

Казанда элиталы картлар йорты төзелә

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил буенча бер катлы барлык шартлары тудырылган картлар йортлары һәм психоневрологик интернатлар төзи башлаган.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил буенча бер катлы барлык шартлары тудырылган картлар йортлары һәм психоневрологик интернатлар төзи башлаган.

Проектны тормышка ашыру өчен Төзелеш министрлыгы, “Сбербанк” һәм Внешэкономбанк та ярдәмгә килгән. Федераль казнадан 40 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
    
- 2019 елда төзелә башлаган биналарны төгәллиячәкбез. Ә инде 2020 елга барлык акчалар яңа төрле картлар йорты һәм психоневрологик интернатлар төзүгә юнәлтеләчәк. Алар барлык заман таләпләренә туры китереп салыначак. Өлкәннәр һәм инвалидлар уңайлы шартларда яшәргә тиеш, - дигән проектны яклап Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

Яңа төр биналарда ял итү урыны, тернәкләндерү үзәге һәм спорт зал булдыру шарт итеп куелган.
Казанда да элиталы картлар йорты төзеләчәк. Моның өчен иганәчеләр 1 миллиард сум акча бирергә дә әзер инде. Барлык шартлары да тудырылган картлар йорты ике ел эчендә салынып бетәргә тиеш.
- Мондый картлар йортлары иң беренче чиратта Барнаулда төзеләчәк. Чират буенча икенче урында Казан, - ди Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading