16+

Казанда да, Камада да күперләр салыначак

Быел башкалада шәһәр эчендәге 83 һәм бистәләрдәге 59 урам юлы, 430 ишегалды төзекләндерелә, 6 бакчачылык ширкатенә асфальт юл түшәлә.

Быел башкалада шәһәр эчендәге 83 һәм бистәләрдәге 59 урам юлы, 430 ишегалды төзекләндерелә, 6 бакчачылык ширкатенә асфальт юл түшәлә.

– Бакчачылык ширкатьләренең һәммәсенә дә асфальт юл тоташтырылачак, – дип ышандырды Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары–тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
“Салават күпере” торак комплексына илтә торган юллар, шулай ук Борисково бистәсендәге Магистраль урамы юлын үзгәртеп төзү – иң колачлы проектлар. Хәзер Магистраль урамында инженерлык корылмаларын күчерү эшләре бара. Бондаренко урамы юлының Солдат урамы белән Сибгать Хәким урамы арасындагы өлеше июнь аенда ук төзеп тапшырыла. Совет районындагы 8 март урамында җәяүлеләр юл кичүе төзелә.

Казанның зур боҗра юлы Җиңү проспектыннан “Кояшлы шәһәр” торак комплексына тоташтырыла. Зур боҗра юлны Борисково бистәсенә тоташтыру өчен күпер төзергә туры килә.

– Казанда бик күп күперләр саласы бар әле, алар Генераль планда исәпкә алынган, – диде Игорь Куляжев.
Шәһәр хакимияте Компрессорлар заводы тирәсендә һәм элеккеге “Акчарлак” рестораны янында (Николай Ершов урамы белән Патрис Лумумба урамы киселеше) юл-транспорт чишелешләре төзү ниятеннән баш тартмаган.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин таныштырганча, быел республикада 23 миллиард 919 миллион сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарыла.

– Бу җәйдә 28 авылга һәм 19 бакчачылык ширкатенә асфальт юл түшәлә. Татарстан “Имин һәм сыйфатлы юллар” федераль проектын гамәлгә ашыруда да катнаша. Әлеге проект кысаларында Казан агломерациясендә – 1,6 миллиард сумга, ә Чаллы агломерациясендә 1,46 миллиард сумга юл төзекләндерелә, – диде Артем Чукин.
“Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов сүзләренә караганда, гаилә фермаларына илтә торган юллар төзү, автотрассаларны “тавышлы” элементлар белән җиһазлау быел да дәвам итә.

М-7 “Волга” федераль автотрассасының Казан белән Чаллы шәһәрләре арасында янәшә полосаның калган 30 километр өлешен быелның октябрь аена файдалануга тапшыру планлаштырылган.
– Соколка авылы янәшәсендә Кама елгасы аша күпернең беренче чираты төзелешенә дә әзерлек чаралары күрелә, – диде “Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе “ учреждениесе җитәкчесе урынбасары Сергей Автономов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading