16+

Казанда дизайнерлар ярыша

25 февраль — 22 апрель көннәрендә Казанда Kazan Fashion Skills яшь дизайнерлар чемпионаты уза. Биредә белгечләрнең эшен WorldSkills дөнья чемпионаты стандартлары буенча бәялиячәкләр.

25 февраль — 22 апрель көннәрендә Казанда Kazan Fashion Skills яшь дизайнерлар чемпионаты уза. Биредә белгечләрнең эшен WorldSkills дөнья чемпионаты стандартлары буенча бәялиячәкләр.

- Сез хәзер “ә ни өчен болар дизайн юнәлешен сайлаган?” диярсез. Чыннан да Татарстан төзелеш, IT, хезмәт күрсәтү өлкәсендә лидер. Ләкин без җиңел сәнәгатьне сайладык. Бу республиканың барлык өлкәләрдә үсеш алырга омтылуын күрсәтә. Әлеге чемпионат яшь белгечләр һәм эшмәкәрләр арасында эшлекле килешүләр булдыру чарасы да. Беренче урын алган дизайнерга без 100 000 сум акча һәм “SERGINNETTI» оешмасында бер айлык стажировка узу мөмкинлеге бирәчәкбез, - ди “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Чемпионатта катнашу өчен Россиянең 6 шәһәреннән 63 гариза килгән. Шуларның 40гы әле студентлар икән, ә калганнары бу өлкәдә үзен инде чарлап өлгергән яшь белгечләр. Дизайн өлкәсендә дә егетләргә кытлык, ди оештыручылар. Катнашучыларның ни бары өчесе генә егет булып чыккан.

- Финалга 16 кешене сайлап алдык. Шунысы сөендерә, аларның 10сы үзебезнеке – Казан белгечләре, - ди Эмиль Гобәйдуллин.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә дизайнерларны һәр яклап сынаячаклар. Төп таләп модалы дизайн тудырырга булса да, алар компьютерда макет ясарга, киемне дөрес итеп тегә дә белергә тиеш.

- Без дизайнерлар бәйгесен оештыру турында күптәннән хыялланган идек инде. Аларны, әлеге чемпионаттагы кебек, киемне каршыбызда башыннан ахырына кадәр ясатып карыйсыбыз килде. Менә шундый мөмкинлек туды да. Яшьләр безгә укып бетереп әзер модельләре белән килә, ләкин күп очракта алар эш рәтен белми. Янәдән өйрәтергә туры килә. Әлеге чемпионат үз эшен яхшы белгән белгечләр табу өчен дә яхшы мөмкинлек, - ди “SERGINNETTI» оешмасының үсеш өчен җаваплы директоры Эмма Хисамова.

Яшьләр хатын-кызлар өчен көзге коллекциягә дүрт образ булдырырга тиеш иде. Һәр конкурсантның иң яхшы дип табылган берәр эше сайлап алынган. Чемпионатның финалында алар шуны тегеп күрсәтергә тиеш.

Дизайнерлар бәйгесе үткәрелгәч, мода күрсәтү кичәсе дә булмый калмый инде.  Гала-кичә вакытында профессиональ модельләр аларның эшен халыкка тәкъдим итәчәк. Иң яхшы эшләр “SERGINNETTI» оешмасының көзге коллекциясенә кереп, массакүләм сатуга да чыгарга мөмкин.   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading