16+

Казанда Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин урамы барлыкка килергә мөмкин

Казанның Идел буе районындагы 2 нче Газовая урамын вафат булган депутат һәм эшмәкәр Айрат Хәйруллин урамы итеп үзгәртергә дигән тәкьдимне Р.Г. Хәсәнова исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 82нче урта гомумбелем бирү мәктәбе педагоглары тәкъдим иткән.

Бу мәктәп Идел буе районында урнашкан. 2 нче Газовая урамы нәкь менә әлеге уку йорты янында урнашкан.

"Казан мэрына урамның исемен үзгәртү турында мөрәҗәгатьне имзаладым, чөнки Айрат Хәйруллин безнең мәктәптә укыган, - дип аңлаткан 82 нче мәктәп укытучыларының берсе. - Ул күп еллар мәктәпкә ярдәм итеп килде: футбол командасы өчен тулысынча формалар алды, спорт түгәрәкләренә ярдәм итте. Ул аңа мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итте. Бик лаеклы кеше иде".
Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 2020 елның февралендә вертолет һәлакәте вакытында вафат булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уф, мин килешмим, узлэренен кешелэрнен мэнгелэштеру очен, ни генэ кыланмыйлар. Кем уйлап чыгарган инде монысын?!

    Мөһим

    loading