16+

Казанда узачак дзюдо буенча Европа чемпионатына билетлар мартта сатуга чыга

Казанда 20 апрельдән 24 апрельгә кадәр дзюдо буенча Европа чемпионаты уза.

Казанда 20 апрельдән 24 апрельгә кадәр дзюдо буенча Европа чемпионаты уза.

"Әлеге чемпионат 2016 елгы Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына сайлап алу этабы да булачак, бу ярышның дәрәҗәсен күтәрә, - диде Ильдар Халиков.

Тарастанның премьер министры Россия җыелма командасында Татарстан вәкиле - күп кенә турнирлада җиңүче 20 яшьлек Нияз Билалов та булуын билгеләп үтте.

Ярышларда 40 илдән 400дән артык спортчы катнашачак. Барлыгы 16 комплект бүләк уйнатыла. Чара «Татнефть-Арена» боз сараенда үтә һәм анда 300ләп волонтёр хезмәт күрсәтә. Чемпионатка билетлар март аенда сатуга чыга, бәяләре 150 сумнан 300 сумга кадәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading