16+

Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенә нәтиҗә ясалачак

5 март көнне 11.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенә йомгак ясала. Гадәттәгечә, чара Татарстанда язның беренче хәбәрчеләренең берсе булачак.

5 март көнне 11.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенә йомгак ясала. Гадәттәгечә, чара Татарстанда язның беренче хәбәрчеләренең берсе булачак.

2022 елда конкурста Татарстанның 43 муниципаль районы һәм ике шәһәре – Казан һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр катнашты. Проектны оештыручылар тарафыннан катнашу өчен 300 артык гариза кабул ителде.

Тантанада сигез номинация буенча – “Хатын-кыз – анна”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Минем язмышым – минем һөнәрем”, “Хатын-кыз – галим”, “Өченче буын герое”, “Бизнес-леди” һәм “Хатын-кыз – ел үрнәге” җиңүчеләренең исемнәре билгеле булачак.

«Мондый бәйгеләр нәтиҗәсендә безнең тормышның төрле өлкәләрендә үзләрен күрсәтүче хатын-кызларны билгеләп үтү мөмкинлеге бар. Бу – гаилә учагын саклаучы әниләр дә, алар үзләрен уңышлы тормышка ашырганнар, мөгаен, бу һәр хатын-кызның иң мөһим тормыш юнәлешедер. Алар – социаль-икътисади характердагы җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплылык алырга курыкмый торган үз һөнәри эшчәнлекләрендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән лидерлар да. Алар – республика мәдәниятенең чәчәк атуына, масштаблы проектларда да, шулай ук сәнгать учреждениеләре кысаларында да йогынты ясаган сәнгать эшлеклеләре. Гүзәл затлар өчен аерым горурлык – заманча фән үсешенә үз өлешләрен керткән хатын-кызлар. Бизнес өлкәсендә безнең ачык мисаллар күп, алар арасында кайвакыт берничә кандидатны аерып чыгару кыен", – дип белдерде конкурс комиссиясе рәисе - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Ул билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар җитештерү өлкәсендә дә уңышка ирешкән: нефтҗче хатын-кызлар, республиканың төрле предприятиеләре вәкилләре бу юнәлештә фундаменталь кластер булдыра. Моннан тыш, өлкән буын геройлары да рухландыргыч үрнәк булып тора.

Конкурс инде 20 елдан артык үткәрелә, бу вакыт эчендә күпсанлы гүзәл хатын-кызлар билгеләп үтелде. Зилә Вәлиева әйтүенчә, киң җәмәгатьчелек өчен яңа исемнәр елдан-ел арта гына бара. Нәкъ менә шуңа күрә жюри әгъзалары һәр номинациянең бер генә героинясын аерып чыгармый – бер юнәлештә берьюлы берничә хатын-кызны билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде.

«Татарстанның горурлыгы булган күренекле һәм талантлы хатын-кызларга ни дәрәҗәдә бай булуын бөтен республикага күрсәтәсе килә. Алар барысы да Татарстан тормышының төрле өлкәләрендә, узган чор хатын-кызларының көчле буыны тәҗрибәсен һәм хәтерен саклап, алдынгы урыннарда торалар», - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Татарстанның сигез шәһәрендә узган зона турлары нәтиҗәләре буенча, республика этабына 101 кандидатура тәкъдим ителде. Иң күп гаризалар «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият», «Минем язмышым – минем һөнәрем» һәм «Хатын-кыз – лидер» номинацияләрендә бирелде. Шулай ук бу көнне «Ир-ат – лидер» һәм «Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк.

"Мөгаен, ел саен без хатын-кызлар берләшмәсе исеменнән лидерлар дип танылган ир-атларның исемнәрен аеруча зур дулкынлану белән атыйбыздыр. Зур предприятиеләр җитәкчеләре дә, иҗтимагый оешмалар һәм зур булмаган клубларны җитәкләүчеләр дә номинант була. Безнең өчен кандидатның актив социаль эшчәнлек алып баруы, кешеләргә ярдәм күрсәтүе, ныклы ир-ат җилкәсенә мохтаҗ хатын-кызларны һәм балаларны яклавы мөһим. Юнәлешләр төрле булырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Вәлиева.

Узган ел санитар-эпидемиологик хәл аркасында конкурс онлайн режимда узды. Бу юлы да проект вирус инфекцияләре таралуны булдырмау максатын күзаллап, өлешчә онлайн һәм оффлайн форматта узды.

Исегезгә төшерәбез, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы Татарстанда 20 елдан артык төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләү, үз шәһәре тормышында аларның активлыгын арттыру, гаилә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм торгызу максатыннан үткәрелә.
 
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының йомгаклау тантанасына чакырабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading