16+

Казанда этләр өчен бәдрәф куела

Тиздән Казан урамнарында этләр өчен махсус бәдрәфләр булдырырга уйлыйлар.

Тиздән Казан урамнарында этләр өчен махсус бәдрәфләр булдырырга уйлыйлар.

Казан бу өлкәдә Россия шәһәрләре арасында беренче булачак. Әлеге бәдрәфләрне дог бокслар дип йөртәләр. Аның өске өлешендә реклама урнаштырыла, этләр өчен бушлай гигиена пакетлары да булачак.Әлеге гаҗәеп дог боксларны Новосибирск белгечләре уйлап тапкан. Ә менә тәҗрибә рәвешендә аны Казанда сынарга булганнар. «ParaDogs»компаниясенең генераль директоры Юлай Гиниятов әйтүенчә, еш кына этләр белән урамда йөргәннән соң паркларда тизәкләр, тәмсез ис кала. 2012 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, эт асраучыларның 10нан 7се этенең тизәкләрен җыймый.

Кыскасы, статистика буенча, көн саен шәһәр паркы, скверларында 1,5 тоннага кадәр эт тизәге кала. Шул саннарны ишеткәннән соң, белгечләр цивилизацияле юл турында уйлана башлаганнар.

Мондый бәдрәфтә бөтен эт хуҗасына да бушлай пакет алу мөмкинлеге булачак. Ә ул пакетлар белән даими тәэмин итеп торучыларга дог бокста реклама өчен урын бирелә. Беренче эт бәдрәфе Кәрим Тинчурин паркында булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading