16+

Казанда фигуралы шуу үзәге булачак

Казанда якын арада Фигуралы шуу үзәге булачак. Хәзер объектны проектлау эшләре бара. Бу хакта “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюсында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдергән.

Быел Татарстан Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча беренче медален алды. Казан спортчысы Евгения Тарасова Пхенчханда команда ярышларында икенче урынны алды.

– Кышкы Олимпия уеннарында безнең спортчыларның уңышлы чыгышларын искә алып, киләчәктә Казанда аерым Фигуралы шуу үзәге төзергә килештек, чөнки традицияләр бар, тарих бар. Объектта хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар булганда, һәрвакыт проблема. Шуңа күрә без аерым объект проектлаштырабыз, аны фигуралы шуучыларга бирәчәкбез, шөгыльләнсеннәр. Россиянең атказанган тренеры, фигуралы шуу буенча тренер Нина Мозер белән сөйләштек. Ул кечкенә малайлардан һәм кызлардан дөнья чемпионатына һәм Олимпия уеннарында катнашу өчен спортчылар үстерсен өчен программа, яхшы тренерлар бирергә әзер, – дип билгеләп үтте Леонов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading