16+

Казанда фронт хатлары күргәзмәсе ачылды

Казанның В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында фотокүргәзмә ачылды, биредә 1941-1945 еллардагы 1000-гә якын фронт хаты тәкъдим ителгән. Экспонатлар “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Казанның муниципаль һәм мәктәп музейлары тарафыннан җыелган.

“Сугыш еллары хатлары. 1941-1945” күчмә фотокүргәзмәсе Татарстан Республикасының Баулы районында 22 гыйнвар көнне ачылды һәм республиканың һәр районында да йөреп чыкты. Фотоларны көн саен 7 майга кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Копылов ур., 2а адресы буенча В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында күреп булачак.

Проектның максаты: үткән вакыйгалар һәм туган якның тарихы турында чын истәлекләрне саклау. Күргәзмә нигезенә республикалылар тарафыннан сакланган һәм Татарстан Республикасының Дәүләт архивына бирелгән фронттан хатлар ятты. Хатлар үзгәрешсез бастырылган. Хатларга фон итеп Евгений Кулешовның төрле елларның хәрби-тарихи реконструкцияләре вакытында башкарылган фотоэшләре сайланды. Экспозициядә шулай ук Кулешовның “Үлемсез полк” маршыннан, “Кайгы көне”, 9 май һ.б бәйрәмнәрдән фотолары урын алган, Казан мэриясе порталы.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading