16+

Казанда футбол тубы агачта «үсә»?!

Казанның Кече Кызыл урамындагы агачларда футбол туплары "үсеп" утыра.

Казанда футбол тубы агачта «үсә»?!

Казанның Кече Кызыл урамындагы агачларда футбол туплары "үсеп" утыра.

Чып-чын туплар, шушы тирәдә эшләүче ханым әйтүенчә, агачларга барысы дүрт йөз туп эленеп чыккан. Бер атна элек барлыкка килгән үзенчәлекле агачларны күрергә махсус килүчеләр дә бар икән. Беренче көнне халык аеруча күп булды, ди ул.

Тупларны Кече Кызыл урамында кибет тотучы бер эшмәкәр элдерткән. Безгә аның исемен әйтергә теләмәделәр. Тәрәзә аша халыкның соклануын, гаҗәпләнүеннән тел шартлатканын күреп, безнең дә кәефләр күтәрелә, диделәр кибеттә эшләүчеләр.

Чемпионатка килүче җанатарлар өчен дә күңелле сюрприз булыр дип ышана алар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading