16+

Казанда газ шартлаудан соң җинаять эше кузгатылды

Чәршәмбе көнне Казанның Җиңү проспектында урнашкан йортның сигезенче катында, көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә, янгын чыкты. Зыян күрүче дә бар. Фатир хуҗасын янгын сүндерүчеләр балконнан табып ала. Тәне пешкән ир-атны хастаханәгә юллыйлар.

Кичә әлеге 38 яшьлек ир-ат Республика клиник хастаханәсендә үлгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Янгында зыян күргән фатир хуҗасының 2-3 дәрәҗәдә тәне пешкән булган. Табиблар, аның гомерен саклап калу өчен тырышсалар да, коткарып кала алмыйлар.

Күпкатлы йортта газ шартлаудан соң җинаять эше кузгатылган. Шул ук вакытта идарәче компаниядә тентүләр бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading