16+

Казанда Халыкара мода атнасы башлана

28-30 апрель көннәрендә Казан Идел буе регионнарының мода һәм матурлык башкаларсына әвереләчәк. Өч көн дәвамында бездә Volga Fashion Week Халыкара мода атнасы үткәрелә.

Казанда Халыкара мода атнасы башлана

28-30 апрель көннәрендә Казан Идел буе регионнарының мода һәм матурлык башкаларсына әвереләчәк. Өч көн дәвамында бездә Volga Fashion Week Халыкара мода атнасы үткәрелә.


Биредә танылган модельерлар, җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүче алдынгы җитәкчеләр, яшь һәм инде бу өлкәдә профессиональ булган дизайнерларны күреп, мода күрсәтү кичәләрен карап, кызыклы мастер-классларда катнашып, лекцияләр тыңлап булачак.

Мода атнасына Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Түбән Новгород, Ульяновский, Әстерхан, Ставрополь шәһәрләреннән катнашучылар килә. Ун яшь Казан дизайнерлары да биредә үз коллекцияләрен тәкъдим итә. Барлыгы 200 әзер образ күрсәтеләчәк, 18 дизайнер эшен карап булачак, 13 шәхси мода күрсәтү кичәсе булачак. Коллекцияләр "көндәлек кием", "кутюрдан" һәм "этник костюм" кебек төрләргә бүленә. Казан дизайнеры Эльвира Шәкүрова туннар тәкъдим итәчәк. Ә Санкт-Петербург белән Түбән Новгород вәкилләре балалар кием коллекциясе белән таныштырачак. Мода бәйрәменең төп кунагы исә танылган модельер, стилист Алисә Гагарина булачак. Аның коллекциясендә театраль образлар өстенлек итә.

- Әлеге чара төрле регионнарда биш ел дәвамында оештырыла инде. Аны оештыручылар җирле дизайнерларга үз сәләтләрен күрсәтергә, клиентлар базасы тупларга ярдәм итә, - диде "Мода атнасы" проекты авторы Юлиана Благовская.
Яшь дизайнерлар арасында Гран-прига ия булучы үз коллекциясен Белоруссиядә узучы Халыкара дәрәҗәдәге мода күрсәтү кичәсендә тәкъдим итү хокукына ия булачак.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading