16+

Казанда хәйрия күргәзмәсе уза

Казанда 18-19 декабрь көннәрендә "Мин үскәч" дип аталган хәйрия күргәзмәсе эшли.

Казанда 18-19 декабрь көннәрендә "Мин үскәч" дип аталган хәйрия күргәзмәсе эшли.

Фотоэшләр Татарстанның Республика балалар клиника хастаханәсендә урнашкан "Дом Роналда Макдоналда" йортында яшәүче балаларга багышлана. Чара шәһәр Ратушасында уза.

Күргәзмәдә 20 гә якын фотосурәт бар. Аларда җитди авыру балалар тормышы чагылган. Фотоэшләрдә аларның һәрберсенең дә үскәч кем булырга хыяллануы чагылган. Кемдер очучы, кемдер артист булырга тели... Күргәзмәнең авторы - фотограф Игорь Заломский.
Һәр килүче кеше керү өчен бәяне үзе сайлый - фотокүргәзмәне теләсә нинди хәйрия иганәсе белән карап була. Барлык җыелган акчалар Казандагы "Дом Роналда Макдоналда" хәйрия кунакханәсен тотуга юлланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading