16+

Казанда иң матур Сабантуй сөлгесе бәйгесе бара

Иң яхшы Сабантуй сөлгесен бәялиләр. Әлеге бәйгене Казанның Киров һәм Мәскәү районы игълан иткән. Иң матур сөлгеләрне 23 июнь көнне Аккош күлендәге Сабантуй музенда күреп булачак.

Сөлге җыю татар халкының борынгыдан килгән милли гореф-гадәте. Элекеге вакытта яшь кызлар ел әйләнәсе сөлге чигә торган булганнар. 

-Хәзер чигелгән сөлгеләр әби-бабай истәлеге булып кына саклана инде. Ләкин бүген дә Сабантуйга сөлге чигүче гаиләләр бар, - ди Казанның Киров һәм Мәскәү районы матбугат үзәге.

Бәйгедә катнашу өчен чигелгән сөлгене фотога төшереп #КазанскоеПолотенце хэштегы белән Инстаграмга куярга кирәк. Сөлге үз кулың белән чигелгән булырга тиеш. 

Быел Казан Сабантуе 23 июнь көнне Мирный бистәсендә, Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күлендә һәм “Казан” ат спорты комплексында үткәреләчәк.      

фото - KZN.RU      

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading