16+

Казанда иң яхшы урам себерүчене ачыклый башлыйлар

Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме буенча шәһәрдә иң яхшы урам себерүчене ачыклаячаклар, дип хәбәр итә KZN.RU интернет-порталы.

Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме буенча шәһәрдә иң яхшы урам себерүчене ачыклаячаклар, дип хәбәр итә KZN.RU интернет-порталы.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, сыйфатлы хезмәтне вакытында күрә белү һәм бәяләү бик мөһим.

- Күпчелек шәһәрдәшләребез үз урам себерүчеләренең исем-отчествосын белә, аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтә. Андый хезмәткәрләрне конкурслар ярдәмендә бәяләргә кирәк, - диде ул.

Илсур Метшин иң яхшы урам себерүчене ай саен һәм кышкы чор нәтиҗәләре буенча ачыкларга тәкъдим итте. Үз эшенә бармак аша караучыларны да барларга мөмкиннәр. Сүз уңаеннан, ишегалдының торышына карап идарә итү компанияләренең эш сыйфатына билгеләячәкләр.

- Таблицаның ахырында булган подрядчы оешмалар кышкы сезонга җәлеп ителмәячәк. Без андый подрядчы оешмаларны, идарә итү компанияләрен алыштырачакбыз, - диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин башкарма комитет җитәкчесенә, район башлыкларына бер атна эчендә конкурсны оештыруга үз тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading