16+

Казанда иң яхшы юристларны котладылар

Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының ел юристы" премиясен һәм Габриэль Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премияне тапшырдылар. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да катнашты, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Юрист һөнәре бөтен дөньяда иң ихтирамга лаеклы һәм җәмгыятьтә кирәкле дип санала, - дигән Рөстәм Миңнеханов. - Бүген хокукый ярдәм кирәк булмаган тормыш өлкәсе юктыр. Гаять көчле сәнәгате һәм икътисады, инвестицияләрне җәлеп итү сәләте югары булган Татарстанда юриспруденция өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ аеруча зур.

Россия Юристлар ассоциациясе ел саен иң югары "Ел юристы" премиясен һәм башка абруйлы премияләр тапшыра.

- Габриэль Шершеневич исемендәге премиянең Казанда тапшырылуы бик шактлыклы вакыйга. Ул - бөек рус цивилисты, гражданнар хокукы үсешенә зур өлеш керткән Казан һәм Мәскәү университетлары профессоры. Тантана икенче кат уздырыла һәм яхшы традициягә әйләнә, - дигән Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң Президент дәүләт бүләкләрен тапшырган. Габриэль Шершеневич исемендәге премиягә юридик фәннәр докторы, Россия Югары Арбитраж суды рәисенең отставкадагы урынбасары Василий Витрянский һәм Россия Хөкүмәте каршындагы Закончылык һәм чагыштырмача хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева лаек булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading