16+

Казанда җиңел машина белән "Ашыгыч ярдәм" машинасы бәрелешеп, бер кешенең гомере өзелгән

31гыйнвар төнендә ике егет бераз салып алганнан соң, шәһәр буенча машинада җилдереп алырга уйлаганнар. Тик әлеге "җилләнеп" алуның ахыры гына хәерле бетмәгән.

Нәтиҗәдә, 22:00дә сәрхүш килеш ВАЗ-2114 машинасы белән идарә итүче каршы як полосага чыгып, "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 24 яшьлек машина пассажирының гомере өзелгән, ә "Ашыгыч ярдәм" машинасындагы 33 һәм 37 яшьлек ике фельдшер төрле тән җәрәхәтләре алып, 12нче хастаханәгә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading