16+

Казанда ике көн элек югалган балыкчының үле гәүдәсен тапканнар

Полициягә әтисенең югалуы турында зыян күрүченең кызы мөрәҗәгать иткән.

Полициягә әтисенең югалуы турында зыян күрүченең кызы мөрәҗәгать иткән.

Казанда Борисоглебское бистәсендә бер ир балык тотарга киткән җирдән кире өенә әйләнеп кайтмаган. Аны эзләүләр ике көн дәвам итә. Балыкчының үле гәүдәсен җирле сулыктан табып алганнар, дип хәбәр итә ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Полициягә әтисенең югалуы турында зыян күрүченең кызы мөрәҗәгать иткән. Ул хокук саклау органнарына әтисенең кайдалыгын белмәвен, ләкин балык тотарга яратуын әйткән. 

Волонтерлар югалган балыкчының нибары кармакларын һәм башка әйберләрен генә тапкан. Ике көн буена республикабызның зона коткаручылар отряды елганы аркылыга- буйга “гизеп” чыккан. Нәтиҗәдә водолазлар ярдан 4 метр ераклыкта балыкчының үле гәүдәсен табып алганнар.

Коткаручылар әйтүенчә, бу урында боз бик юка, ир кеше мөгаен ярдан таеп егылып төшеп шушында батып үлгәндер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading