16+

Казанда ике мәктәп төзеләчәк

Татарстан башкаласында һәркайсы 1501 урынга исәпләнгән тагын ике мәктәп төзеләчәк – Салават Күпере торак районында һәм «Светлая долина» торак комплексында.

Татарстан башкаласында һәркайсы 1501 урынга исәпләнгән тагын ике мәктәп төзеләчәк – Салават Күпере торак районында һәм «Светлая долина» торак комплексында.

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Казан территориясендә тагын ике мәктәп төзелешенә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Аларның берсе Салават Күпере торак районы территориясендә булачак, ул бик актив үсештә, торак һәм инфраструктура белән киңәя бара. Шулай ук 1,5 мең укучы сыйдырышлы тагын бер белем бирү учреждениесе «Светлая долина» торак комплексы территориясендә барлыкка киләчәк», – диде шәһәр башлыгы.

Хәзер Казанда ике мәктәп төзелә: Яңа Савин районында 1224 укучыга исәпләнгән һәм Идел буе районында 1501 укучыга исәпләнгән.

«Казан кебек актив үсә, ел саен 10 меңгә якын укучыга арта торган шәһәр өчен – бу зур һәм мөһим проект. Татарстан Республикасы Президентына, федераль хөкүмәткә рәхмәт. 2025 елда парта артына 195 мең укучы утырыр дип көтәбез, һәм балалар яшәү урыны буенча белем ала һәм үз талантларын ача алсын өчен безгә мәктәпләр төзергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда бүген барлыгы 200 мәктәп эшли, шул исәптән 169 муниципаль мәктәп, аларда 166 мең 235 укучы белем ала, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading