16+

Казанда «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак

2022 елның 9-10 сентябрендә «Казан ярминкәсе» ААҖ территориясендә «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе уза. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган республика чаралары кысаларында оештырыла һәм милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыклар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелә.

2022 елның 9-10 сентябрендә «Казан ярминкәсе» ААҖ территориясендә «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе уза. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган республика чаралары кысаларында оештырыла һәм милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыклар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелә.

«Ислам Нуры» күргәзмәсен Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Җәннәт Минһаҗеваның Modest Covered командасы ярдәме белән «ВИКО» ҖЧҖ оештыра.

Проектның бурычлары – Татарстан Республикасы халкын һәм кунакларын мәңгелек кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән ислам традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштыру, төрле дин тотучы һәм төрле милләт кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итү; яшь буын белән конструктив диалог алып бару; игелек, гаделлек, шәфкатьлелек һәм якын кешеләр турында кайгырту.

Күргәзмә ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган мөселман әдәбияты фестивален; төрле темаларга сессияләр белән бизнес-форумны; хәләл стандарты буенча җитештерелгән продукция экспозициясен (шул исәптән мөселманнар өчен товарлар сату һәм атрибутика ярминкәсен дә), мөселман киемнәре коллекциясен күрсәтүне, мәдәни программаны үз эченә ала.

Аерым алганда, 3 нче павильонда «Ислам Нуры» күргәзмәсе эшләячәк һәм бер үк вакытта сату да оештырыла. Анда Россиянең 35 төбәгеннән, шулай ук Үзбәкстаннан оешмалар һәм осталар катнаша. Милли экспозицияләрне Пермь крае, Чечен, Үзбәкстан, Татарстан Республикалары тәкъдим итә. Күргәзмәдә катнашучылар белем бирү буенча хезмәтләр, әдәбият, мөселман атрибутикасы һәм аксессуарлары, халык куллану товарлары, мөселман дөньясының декоратив-гамәли иҗаты предметлары, кием-салым, косметика һәм парфюмерия, хәләл продукция тәкъдим итә.

Мөселман әдәбияты фестивалендә төп урынны шамаилләр, Коръәннәр, революциягә кадәр чыккан татар вакытлы матбугаты һәм дәреслекләрдән торган мультимедиа экспозициясе алып торачак, ул 3 нче павильонда урнашачак. Теләүчеләр шулай ук басмаларның асыл нөсхәләре белән таныша алачак. Күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Милли китапханәсеннән күренекле дин эшлеклеләренең портретларын, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төшерелгән рәсемнәрне күрә алачак. «Туган авылым» милли комплексы яшьләргә телне һәм мәдәниятне саклауга ярдәм итүче, гасырлардан килгән милли гореф-гадәтләргә җәлеп итүче яңа заманча «Туган Батыр» проектын тәкъдим итә.

Күргәзмә эшләгән көннәрдә 3 нче павильонның конференц-залында Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән берлектә мөселман бизнесының актуаль темаларына багышланган, «Мөселман эшмәкәре. Принциплар. Җәмгыятьләрнең роле. Хәйриячелек», «Мода. Брендлар киңәш итә», «Мөселман бизнесын үстерү», «Балалар. Сәламәтлек. Мәгариф»  дип аталган сессияләрдән торган бизнес-форум оештырыла.

«Ислам Нуры» күргәзмәсенә килүчеләр өчен лекторий эшләячәк, анда Нәзарәт вәкилләре чыгыш ясаячак, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре керамика, бизәкле күн мозаикасы буенча мастер-класслар күрсәтәчәк.

3 нче павильонның конференц-залында “Хозур” нәшрият йорты Идел буе Болгарстаны тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелгән Ибн Фадлан” фильмын күрсәтү көтелә.

«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең Төп павильонында FIRDAWS мода йорты экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Мода йортын Чечен Республикасы Башлыгы хәләл җефете Медни Кадыйрова оештырган, кызлары Айшат Кадыйрова тарафыннан идарә ителә.

9 сентябрьдә Төп павильонда Җәннәт Минһаҗеваның Modest Covered командасы кичке сәгать биштән җидегә кадәр мөселман киеме коллекциясен күрсәтәчәк. Анда 9 бренд, шул исәптән,  Plus Size модельләре дә тәкъдим ителәчәк.

Намазны 3 нче павильонда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен каралган аерым бүлмәләрдә укырга мөмкин булачак. Ачык мәйданда хәләл ризыклар белән тамак ялгап алырга да мөмкинлек тудырылачак.

Күргәзмә 9 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә рәсми рәвештә ачыла. Адресы:  Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8. Күргәзмәнең эш вакыты: 9 сентябрьдә –10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 10 сентябрьдә – 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр.

Чыганак: http://dumrt.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading