– Безнең читтә яшәүче милләттәшләребезнең саны 30 миллионга җитте. Соңгы 20 елда рус теле иң тиз бетә торган телләр рәтенә керде. Менә шуларны истә тотып, без чит илдә яшәүче милләттәшләребезне Россиягә алып киләбез. Аларга илдәге хәлне күрсәтәсебез килә, – ди Ирина Роднина.
Уеннарга Европа, Азия, Американың 60 иленнән 650 бала киләчәк. Быел беренче тапкыр Албания, Бөекбритания, Мисыр, Иордания, Исландия, Кипр, Корея, Македония, Палестина, Хорватия, Швейцария, Сүрия вәкилләре катнашачак. Спорт программасы да елдан-ел зурая. Бу юлы нәфис гимнастика буенча ярыш өстәлгән, акробатик рок-н-ролл буенча мастер-класс үткәрәләр. Егетләр һәм кызлар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданнарында ярышачаклар.
– Элек балалар: «Ни өчен рус телен өйрәнергә тиеш соң без, ул бит безгә кирәк түгел», – дия иде. Әлеге чара оештырыла башлаганнан бирле, андый сорауның туганы юк хәзер, – ди Ирина Роднина.
Уеннар вакытында спорт ярышлары гына түгел, төрле мәдәни чаралар да булачак. Балаларның рус теле, әдәбияты, тарихы, географиясе буенча белемнәрен дә сынаячаклар.
– Элек Россия шулкадәр бай булганмы, белмим. Солженицыннар кебек нинди бөек шәхесләрне үзеннән куган бит ул. Аннан соң безнең ил төптән күтәрелде, читтә яшәүче милләттәшләр кайгысы түгел иде. Менә хәзер аларны Россиягә таба кире борырга кирәк, – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Отари Аршба.
Уеннар Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россотрудничество, «Бердәм Россия» партиясе, Татарстан Республикасы ярдәме белән оештырыла.
Комментарийлар