16+

Казанда иясез мәчеләргә хуҗа табарга ярдәм итәләр

Бүген Татарстанның Милли музеенда хәйрия юнәлешендәге «Өйгә таба юл» дигән мәчеләр күргәзмәсе үтә.

Казанда иясез мәчеләргә хуҗа табарга ярдәм итәләр

Бүген Татарстанның Милли музеенда хәйрия юнәлешендәге «Өйгә таба юл» дигән мәчеләр күргәзмәсе үтә.

Чара Татарстанның «ЗооЗабота» яшьләрнең республика хәйрия иҗтимагый оешмасы белән бергә оештырыла. Әлеге күргәзмә Казанда инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм чарага мәче алырга теләгән шактый кеше килә. Моңа кадәр булып үткән дүрт чарада кырык мәче үзенең хуҗасын тапкан. Мәчеләрнең барысына да прививкалар ясалган, стерильләштерелгән, кулга ияләштерелгән. Чара барышында ветеринар контроль үткәрелә. Программада фелинолог чыгышы (йорт мәчеләре буенча белгеч), ветеринар, мәчеләр өчен азык җитештерә торган компания вәкилләре консультациясе каралган. Шулай ук төрле мастер-класслар үткәреләчәк, фотозона, фотокүргәзмә һәм рәсемнәр күргәзмәсе эшләячәк, приютта яши торган хайваннар өчен азык җыячаклар, дип хәбәр итә Казан мэрисенең рәсми порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading