16+

Казанда кар чистарту поезды тоткыннарны йөртә торган вагоннарны бәрдергән

Казанда кар чистарту поезды тоткыннарны йөртә торган вагоннарны бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Казанда кар чистарту поезды тоткыннарны йөртә торган вагоннарны бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Казан» станциясе хезмәткәре, тимер юл угы дөрес хәлдә торуына инанмыйча, тоткыннарны кабул итү һәм җибәрү өчен билгеләнгән юлга чыккан.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә кар чистарткычның махсус вагоннарга бәрелүе турындагы мәгълүматны расладылар һәм ул вакытта вагоннарда тоткыннар булмаганлыгын әйттеләр.

Социаль челтәрләрдә инцидент нәтиҗәсендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең каравыл башлыгы зыян күргән, дип язганнар. Әмма рәсми рәвештә бу мәгълүмат әлегә расланмаган.
 

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading