16+

Казанда каршылыклы чабышларда чын геройлар ачыклана

10 июнь көнне Казанда «Гонка героев. Новая высота» - каршылыклы дистанция буенча йөгерү ярышлары уза. Биредә республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та улы белән катнашачак.

Казанда каршылыклы чабышларда чын геройлар ачыклана

10 июнь көнне Казанда «Гонка героев. Новая высота» - каршылыклы дистанция буенча йөгерү ярышлары уза. Биредә республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та улы белән катнашачак.


Геройлар чабышында йөгереп кенә калмыйсың. Ул 10 чакрымга сузылган 23 каршылыктан гыйбарәт. Казанлылар үзләрен мондый төр ярышларда моннан ике ел элек сынап карарага өлгергән иде. Ул вакытта ярышлар Казанның танк училищасы хәрби полигонында үтте. Быел ярышлар бөтенләй яңа форматта. Беренчедән, урыны алмашты. Чабыш Зөя тау чаңгысы шуу комплексында узачак. Биредә ландшафт мондый төр ярышлар өчен яраклы.

- Комплексның калкулыклы булып урнашуы йөгерү өчен дә кыенлыклар тудыра. Без шуңа өстәп монда төрле катлаулы киртәләр төзибез, аларны да узарга кирәк. Август аенда шушы ук урында геройлар чабышының Россия күләм ярышларга сайлап алу этабын оештрабыз. Бу үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек, - ди оештыручыларның берсе Кирилл Воробьев.



Каршылыкларның барысын да үтү мәҗбүри түгел. Кеше үз көчен чамаларга тиеш. Ләкин финишка бер кеше дә коры килмеячәк. Берәр каршылыкны үтә алмасаң сазга яки суга килеп төшәсең. Хәер адреналин артыннан куучыларга бу артык куркыныч әйбер түгел. Финишта аларны кайнар душ һәм чиста киемнәр көтеп тора.

Элек стартка бары тик 10 кешелек командалар гына баса алса, хәзер андый таләп юк. Кеше ялгыз да аралыкны үтә ала.

Владимир Леонов та ярышларның әзерлек дәрәҗәсен ошаткан. Мондый ярышны улы белән күптән күзләп йөри икән.

-Бу көнне ашыгыч эшләр булмаса мин улым белән ярышта катнашырга уйлыйм. Улым белән бик ел йөзәм, йөгерәм. Ике дустым да аралыкны хатыннары белән узачак. Безнең командада 10 кеше булачак, - ди Владимир Леонов.









Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading