16+

Казанда кечкенә кыз өстенә шкаф ауган, әнисе бүлмәдә бикләнеп калган

Казанның Чистай урамындагы фатирда чак кына фаҗига булмый калган.

Казанның Чистай урамындагы фатирда чак кына фаҗига булмый калган.

Биредә биш яшьлек кыз өстенә шкаф ауган һәм бүлмәгә керә торган ишекне каплап куйган. Кызның әнисе икенче бүлмәдә бикләнеп калган, ул ярдәм сорап, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан.
Вакыйга урынына килеп җиткән коткаручылар махсус инструментлар ярдәмендә фатиның ишеген ачканнар, ауган шкафны күтәргәннәр. Зыян күргән кызчыкны ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, баланы хирургия бүлегенә күчергәннәр, аның җитди җәрәхәтләре юк. "Аның белән бар да яхшы. Бала табиблар күзәтүе астында", - диделәр безгә хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading