16+

Казанда хатын-кызлар бушлай тикшерү уза ала

Казанда 45 яшьтән 60 яшькәчә хатын-кызлар өчен бушлай «Сәламәтлек мәктәбе» узачак.

Казанда 45 яшьтән 60 яшькәчә хатын-кызлар өчен бушлай «Сәламәтлек мәктәбе» узачак.

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Анда килүчеләр сәламәтлек, климакс чоры һәм яшәү сыйфаты турында лекцияләр тыңлый, шулай ук атеросклероз һәм шикәр авыруына бушлай экспресс-тикшерү уза алачак.

Лекцияләрне проект җитәкчесе – Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры җитәкчесе Мәдинә Мәҗитова укыячак.

Чара 22 сентябрьдә 9-12 сәгатьләрдә «Ривьера»да узачак. Бу чарада катнашу өчен www.myginek.ru һәм www.womendoctor.online сайтларында, 8 (800) 707-28-11 телефоны, шулай ук wdo@rbpartners.ru электрон почта аша язылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading